news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие: Хәләл буенча безнең шартлар Россиядә иң катгые

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте максаты – хәләлнең нәрсә икәнен билгеләү, ә нәрсәнедер “хәләл” дип атау гына түгел, диде Сәмигуллин.

Татарстан мөфтие: Хәләл буенча безнең шартлар Россиядә иң катгые
Рамиль Гали

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”, Диана Авакян). Татарстанда “хәләл” билгесе бирү шартлары Россиядә иң катгые. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен интервьюда сөйләде.

“Йошкар-Оланың безнең сертификаттан баш тартуын хәтерлим, чөнки безнең шартлар катгый, хәләл продукция өчен аерым цех булуын таләп итәбез”, - диде агентлык әңгәмәдәше.

Моннан тыш, тавыкны ничек чалу буенча билгеле кагыйдәләр бар. Республикадагы кебек тавыкны беркайда да чалмыйлар, диде Камил Сәмигуллин.

“Әгәр тавыкны 57 градустан югарыда пешеклиләр икән, төкләр ачыла һәм тавыктагы пычрак төкләр буенча тарала, ит тәменә йогынты ясый һәм бу тавык чиста түгел дип санала. Шуңа күрә температура 57 градустан югары булмаска тиеш дип куелган. Тагын бер проблема тавыкның иртә үлмәве, озак азаплану проблемасы булган иде , - дип уртаклашты Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе. – Шуңа күрә без машиналарны тыйдык, тавык зур булырга мөмкин, пычак күкрәгенә эләгә, яки кечкенә булырга – башын иеп кала, аннары тере килеш пешекләүгә эләгә. Бу проблема, ул үләксә була, бу тыелган”.

Күптән түгел “Челны-Мясо” компаниясенең хәләл дуңгыз ите белән булган тавыш-гауга наданлык белән бәйле, Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтенең бу хәлгә катнашы юк, диде мөфти.

“Әмма без канәгатьсезлек белдердек, чөнки безнең өчен ышаныч мәсьәләсе мөһим, предприятиенең хәләл цехыннан сертификатны алабыз дидек. Әгәр сез мондый хата ясагансыз икән, без сезгә ышана алмыйбыз, анда барысын да тикшердек, барысы да яхшы”, - диде Камил Сәмигуллин.

Әңгәмәне тулысынча sntat.ru. сайтында укырга мөмкин. Видеосы "Татар-информ”ның YouTube каналында булачак. Телевизион версияне “Татарстан 24” телеканалында “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында шимбә 18.30 һәм якшәмбе 13.30 сәгатьтә карап булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100