news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Гашүрә көнне ураза тотарга чакырды

Иртәгә кояш офык артына күмелгәннән соң ахшам намазына азан әй­телү белән Гашүрә көне башлана.

Татарстан мөфтие Гашүрә көнне ураза тотарга чакырды

(Казан, 27 август, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Гашүрә көне якынлашу уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте яза.

Иртәгә, кояш офык артына күмелгәннән соң (28 августта), ахшам намазына азан әй­телү белән изге Мөхәррәм аендагы иң мөбарәк көннәрнең берсе керә. Мөселманнарга әлеге айның унынчы көне Гашүрә көне буларак билгеле. 

"Раббыбыз бу көнне ни өчен шулай олылый соң? Гашүрә көнендә күп кенә пәйгамбәрләр бәла-казаларны җиңеп үлемнән котылганнар. Мисал өчен, бу көнне Ибраһим галәйһиссәлам – уттан, Юныс галәйһиссәлам кит карыныннан котылган, Якуб галәйһиссәлам күрү сәләтенә ия булган, Әюб галәйһиссәлам тулысынча савыккан һ.б. Әмма Коръәндә телгә алынган иң тәэсирле тарих булып Муса галәйһиссәламнең тормыш вакыйгалары торадыр, мөгаен", - ди мөфти.

"Гашүрә көне тарихыннан күренгәнчә, Раббыбызга илтүче бер генә юл бар һәм ул Җәннәткә юнәлгән. Аны хакыйкатькә төшенгән, ихластан Аллаһыга ышанган, гыйбадәт кылган һәм Аның әмерләре белән яшәгән кешеләр генә үтәргә сәләтле. Аллаһы Тәгалә безгә Үзенең хак юлында игелекләр кылырга ярдәмен бирсә иде", - ди мөфти мөрәҗәгатендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100