Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мөфтие Гашүрә көне җитү уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты
9 сентябрьдә мөселманнар Гашүрә көнен билгеләп үтә.
(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Гашүрә (Гашура) көне җитү уңаеннан, мөселманнарга мөрәҗәгать белән чыкты.
"Бүген, кояш офык артына кереп баеганнан соң, ахшам намазына азан әйтелү белән изге Мөхәррәм аеның унынчы һәм иң мөбарәк көне керә", - диелә мөрәҗәгатьтә. Камил Сәмигуллин Гашүрә көнен мөселманнар гына түгел, яһүдиләр һәм христианнар да олылавын әйтә.
"Гашүрә көнендә күп кенә пәйгамбәрләр, бәла-казаларны җиңеп, үлемнән котылган. Пәйгамбәребез Ибраһим галәйһиссәлам уттан, пәйгамбәребез Юныс галәйһиссәлам – кит карыныннан котылган, пәйгамбәребез Якуб галәйһиссәлам күрү сәләтенә ия булган, пәйгамбәребез Әюб галәйһиссәлам тулысынча савыккан.
Гашүрә көнендә Аллаһы Тәгалә, Муса галәйһиссәламнең ихлас догасын кабул итеп, үзенә һәм үзе артыннан Мисырдагы коллыктан качып киткән Исраиль улларын, диңгездә коры юллар ачып, фиргавеннән коткара. Аларны куалап килгән фиргавен һәм аның гаскәре исә су астында калып каплана", - диелә мөрәҗәгатьтә.
"Хәдисләрнең берсендә Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мәдинәгә күченгәч, яһүдиләрнең бу көн уңаеннан Муса галәйһисәламнән үрнәк алып ураза тотканын күрүе турында сөйләнә. Шуннан соң ул да бу көндә ураза тотарга өнди.
Ураза тоту Гашүрә көнендә мөселман кешесе башкара алырдай иң күркәм һәм Сөннәт гамәл булып тора. Әмма шунысын да билгеләп узарга кирәк, Китап әһелләреннән аерылып тору өчен, уразаны өстәмә рәвештә Гашүрә көненә бер көн кала яисә Гашүрә көненнән соң да өстәп тотарга кирәк", - диелә мөрәҗәгатьтә.
Посмотреть эту публикацию в InstagramПубликация от Kamil Samigullin (@kamilhazrat)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз