news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Галиев мәчетеннән туры эфирда Коръән хәтем кылуны башлап җибәрде

Коръән хәтем кылу көн саен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты аша туры эфирда барачак.

Татарстан мөфтие Галиев мәчетеннән туры эфирда Коръән хәтем кылуны башлап җибәрде
http://dumrt.ru/

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Бүген, Рамазан-шәриф аеның беренче көнендә, Татарстанда Галиев мәчетеннән Коръән хәтем кылу — Изге Китапны тулысынча укып чыгу башланды. Коръәннең беренче җүзен Татарстан мөфтие, Коръән-хафиз Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды. Кәлам-шәрифне укыр алдыннан мөфти Изге Рамазан аена багышланган хәдисләр сөйләде. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Иртәгә 12:30 сәгатьтә Коръән укуны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан шәһәре казые Булат хәзрәт Мөбәрәков дәвам итәчәк.

Коръән хәтем кылу ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты аша туры эфирда бара. Онлайн-трансляцияне көн саен 12.30 сәгатьтән «Рамазан — 2020: төп сораулар» рубрикасында карарга мөмкин. Коръән хәтем кылуны татар хафизлары башкара. Ул уразаның соңгы көнендә төгәлләнәчәк.

Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм) әйткән: «Коръәннән бер аять тыңлаучыга икеләтелгән савап язылачак, ә Коръән укучыга Кыямәт көнендә нур бүләк ителәчәк». 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100