news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мөфтие Франциядә Европа Советы конференциясендә катнаша
Татарстанның дин әһелләре делегациясендә республиканың мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина да бар.
Скопировать ссылку
(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”) 9-10 ноябрь көннәрендә Франциянең Страсбург шәһәрендә Европа Советының мәдәниятара диалогны дини үлчәүдә карауга багышланган сигезенче конференциясе уздырыла. Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнаша һәм чыгыш ясый, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Татарстанның дин әһелләре делегациясендә республиканың мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина да бар. Әлеге конференция Европа Советы уздыра торган башка зур чаралар белән берлектә үтә. Мәсәлән, 7-9 ноябрь көннәрендә мәгариф проблемаларына багышланган Бөтендөнья демократия өчен форумы узды. Халыкара масштабта оештырылган бу чаралар террорчылыкка һәм экстремизмга каршы торуда дини фактор роленә җәмәгатьчелек игътибарын ныклап җәлеп итү максатыннан берләштерелгән.
Конференциядә ике тема күтәрелә - мәдәни һәм дини күптөрлелек контекстында гражданлыкка кагылышлы белем һәм радикальләшүгә һәм экстремизмга каршы көрәштә хатын-кыз һәм гаиләнең роле. Конференциягә һәм форумга Европаның һәм Россиянең күренекле дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре җыелды. Утырышка кадәр Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Федерациясенең Европа Советындагы даими вәкиле Иван Солтановский белән очрашты. Очрашуда шулай ук даими вәкил урынбасары Вячеслав Егоров, Страсбургтагы Рус православ чиркәве вәкиллеге җитәкчесе Игумен Филипп (Рябих), Россия һәм Татаратсна мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина һәм башка рәсми затлар катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2