Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мөфтие Европа мөселманнар җәмгыяте рәисе Альфредо Майолесе белән очрашкан
Камил хәзрәт Страсбург шәһәрендә Европа Советының мәдәниятара диалогны дини үлчәүдә карауга багышланган сигезенче конференциясендә катнашкан.
(Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ” ). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бу көннәрдә Франциягә эшлекле сәфәр кыла. Ул 9-10 ноябрь көннәрендә Франциянең Страсбург шәһәрендә Европа Советының мәдәниятара диалогны дини үлчәүдә карауга багышланган сигезенче конференциясендә катнаша. Бу хакта Татарстан сөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конференция кысаларында Камил хәзрәт Россиянең чит илдәге даими вәкилләре, шулай ук төрле илләрдән җыелган дин белгечләре, рәсми вәкилләр белән очрашып, фикер алышкан.
Аерым алганда, 9 ноябрьдә Камил хәзрәт Россия Федерациясенең Европа Советындагы даими вәкиле Иван Солтановский, даими вәкил урынбасары Вячеслав Егоров, Страсбургтагы Рус православ чиркәве вәкиллеге җитәкчесе Игумен Филипп (Рябих) һәм башкалар белән фикер алышкан.
Шулай ук конференция кысаларында Европа мөселманнар җәмгыяте рәисе Альфредо Майолесе белән аралашкан. Алар төрле илләрдәге дини вәзгыять, мөселманнар тормышы хакында сөйләшкән
Европа Советы – кеше хокуклары, демократик үсеш, мәдәниятара мөнәсәбәтләр өлкәсендә хезмәттәшлеккә ярдәм итүче халыкара оешма. Европаның 1949 елда нигез салынган иң өлкән халыкара оешмасы булып тора. Аның составына 47 дәүләт керә.
Әлеге оешма Европа берлегенә кермәгән мөстәкыйль оешма санала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз