news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Евразия ислам шурасы советында катнаша

Быел ул “Евразиядә Ислам: дини экстремизмга каршы бердәмлек һәм киләчәк перспективалар” дигән темага багышлана.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиягә эшлекле сәфәр кыла.

10-14 октябрьдә Истанбулда күренекле дин белгечләре, фән һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашында  тугызынчы мәртәбә Евразия ислам шурасы советы уза. Быел ул “Евразиядә Ислам: дини экстремизмга каршы бердәмлек һәм киләчәк перспективалар” дигән темага багышлана.   

Чарага Төркия, Россия, Германия, Франция, Казахстан, Әзербайҗан, Мисыр һәм башка илләр вәкилләре җыелган. Шулай ук  сөйләшүдә Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган катнашуы көтелә.

Кичә Татарстан мөфтие әлеге чара кысаларында төрле ил һәм төбәк дин әһелләре, галимнәре белән очрашты.

Аерым алганда, татар галимнәре хезмәтләрен тәрҗемә иткән Төркия галиме, профессор  Бүнямин Эрроу белән төрле телләргә тәҗемә ителгән һәм дөнья күләмендә таралган рухи мирасыбыз хакында сөйләште. Шулай ук Камил хәзрәт Төркия галименә күптән түгел дөнья күргән, нәзарәт тарафыннан төрле ил дин белгечләре катнашында әзерләнгән Коръәннең яңа  басмасы хакында сөйләде, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100