news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие джиу-джитсу буенча көрән билбауга лаек булды

Казанның "Ак Барс" көрәш сараенда Мәрҗани исемендәге Бөтенроссия турниры ачылышы узды.

Татарстан мөфтие джиу-джитсу буенча көрән билбауга лаек булды
Салават Камалетдинов

(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Бүген Казан "Ак Барс" көрәш сараенда джиу-джитсу буенча Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге кубокка Бөтенроссия турниры ачылды. Ачылыш тантанасында джиу-джитсу буенча чираттагы билбаулар тапшыру чарасы да үтте.

Билбауларны Россия Джиу-джитсу федерациясе вице-президенты Георгий Куверов тапшырды. Тантанада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин джиу-джитсу буенча әлеге төрдә дәрес үткәрүгә хокук бирүче көрән билбауга лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100