Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мөфтие диплом алган шәкертләрне дингә файда китерергә өндәде
«Кызыл диплом ул әле тирән гыйлемгә ия булу, укытучыларга мохтаҗ түгел дигән сүз түгел», - ди Камил Сәмигуллин.
(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Россия ислам институтында теология факультеты һәм ислам фәннәре факультетының көндезге уку бүлегендә белем алып тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы булды. Документларны имтиханнарын уңышлы тапшырган һәм диплом эшләрен яклаган чыгарылыш укучылары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кулыннан алды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Кайберләрегез укуын магистратурада дәвам итәр, кайберләрегез дини өлкәдә үз эшчәнлеген башлап җибәрер. Ә Пәйгамбәребез Мөхәммәд безгә бишектән ләхеткәчә белем алырга кушкан. Үрнәкне үзегезнең остазларыгыздан да ала аласыз: сездәге берничә мөгаллим Болгар ислам академиясендә укып доктор дәрәҗәсенә ирешкән, Коръәнне ятлау белән шөгыльләнә һ.б», — ди мөфти.
Гыйлем эстәү — безнең бурыч. Кызыл диплом ул әле тирән гыйлемгә ия булу, укытучыларга мохтаҗ түгел дигән сүз түгел. «Диплом — бары тик олы юлның башы гына. Гамәлләрдән башка белем — җимеш китермәгән агач шикелле генә. ИшәАллаһ, без сезнең белән динебезгә файда китерүчеләрдән булырбыз», — дип йомгаклады Камил Сәмигуллин.
Камил хәзрәт шулай ук быел Россиянең яңа тарихында тәүге тапкыр Коръәннең 10 кыйраәтен өйрәнү өчен Казанда махсус 12 кешелек төркем туплануы хакында хәбәр итте. Төркем «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә өстәмә белем программасы кысаларында укыячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз