news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие чемпионатка килгән Австралия татарлары белән очрашкан

“Алар мәчетләрдә вәгазьләрне бары тик татарча гына алып баралар”, - ди Камил хәзрәт алар турында.

Татарстан мөфтие чемпионатка килгән Австралия татарлары белән очрашкан
Александр Эшкинин

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанга футбол буенча дөнья чемпионатына килгән Австралия вәкилләре Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашкан. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Казанның IT-паркында футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә хәбәр итте.

Камил хәзрәт Казанга Австралиядән 20 мең җанатар килгәнен искәртеп, аларның 33е татарлар булуын билгеләп узды. “Рус телендә бер сүз дә белмиләр, аның каравы, татарча бик яхшы сөйләшәләр. Алар белән яхшы гына аралашып утырдык. Китаплар бүләк иттек”, - дип сөйләде мөфти.

“Мәчетләре турында сорадык. Алар вәгазьләрне бары тик татарча гына алып барабыз дип әйттеләр. Татарлар турында сорадык”, - дип белдерде Камил хәзрәт “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.

Мөфти бу көннәрдә мәчетләргә кунаклар күп килүен билгеләп узды. “Без кунакларны кабул итәргә әзер. Мәчетләр ачык. Рамазан ае азагында 40 мәчеттә Гаетләр үткәрелеп, кунакларны бушлай ашаттылар. Мөселман җанатарлары да, чит ил студентлары да килде. Мөселманнар өчен яраклаштырылган кунакханәләр дә Казанда бар”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100