news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Чаллыда "Утыз Имәни" мәчетен ачты

Мәчет территориясендә шулай ук имам йорты белән кунак йорты да каралган.

 (Казан, 19 ноябрь, "Татар-информ").  Бүген Татарстанның Чаллы шәһәрендә “Утыз Имәни” исемендәге яңа мәчет ачылды. Бу тантанада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Чаллы шәһәренең имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, башка районнарның имам-мөхтәсибләре, мөфти урынбасарлары катнашты, дип хәбәр итә Чаллы мэриясе матбугат хезмәте.

Яңа мәчет төзелеше архитектор Рамил Хәйруллин проекты буенча 2014 елның сентябрендә башланган булган. Хәзер бу мәхәллә күренекле дин галиме Утыз Имәни хөрмәтенә аталган. Ике катлы мәчеттә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен намаз укырга аерым бүлмәләр бар. Түбән катта уку сыйныфлары урнашачак. Территориядә шулай ук имам йорты белән кунак йорты да каралган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100