news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Болгардагы Ак мәчет янында төшерелгән клипка мөнәсәбәтен белдерде

Клипта бер хатын-кызның шәрыкъ биюенә хас булган ачык киемнән җырлап биюе сурәтләнә.

(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин соңгы ике-өч көндә интернетта тарала башлаган, Болгардагы Ак мәчет фонында төшерелгән видеоклипка карата фикерен социаль челтәрдәге аккаунтында язды. Бу клипта бер хатын-кызның шәрыкъ биюенә хас булган ачык киемнән җырлап биюе сурәтләнә.

"Дин кардәшләрем миңа Болгардагы Ак мәчет территориясендә бер хатын-кызның җырлап һәм биеп йөрүен күрсәткән клипның таралуы турында хәбәр итәләр. Һәм минем фикеремне сорыйлар. Анык итеп әйтәм: мәчет - бию урыны түгел. Болгар җире татар халкының үзаңы өчен аеруча әһәмиятле. Моннан татарларның ислам традицияләре башланган. Ул безнең мәдәниятнең, гореф-гадәтләрнең нигезе. Эстрада җырчылары мәчеткә килсеннәр. Мәчет ишекләре һәркем өчен ачык. Әмма алар мәчеткә Аллаһыбыз тарафына дога кылу өчен, күңелләрен пакъләндерү өчен килсен. Без ислам турында белемгә омтылган, дини тормышта яшәргә теләгән һәркемгә сөенеп ярдәм итәрбез", - дип язган Камил хәзрәт Сәмигуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100