Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мөфтие: Болгар академиясенең беренче мөгаллимнәре билгеле булды
Камил хәзрәт Сәмигуллин “Татар-информ”га интервьюда уку йортын эшләтеп җибәрү турындагы сорауларга җавап бирде.
(Казан, 18 май, “Татар-информ”). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына интервьюда Болгар ислам академиясен эшләтеп җибәрү, KazanSummit чараларының мөһимлеге, шулай ук гарәп дөньясында басылган татар дин әһелләре хезмәтләре турында сөйләде.
Аның сүзләренчә, Болгар академиясе өчен беренче мөгаллимнәр билгеләнгән. “Хәзер укытучылар белән актив рәвештә сөйләшүләр бара. Якын арада алар безнең республикага килә башлаячак. Укытучылар, билгеле, зур галимнәр, дөнья күләмендәге мөгаллимнәр булачак. Бөек кешеләрне бөек шәхесләр тәрбияләргә тиеш”, - дип җиткерде ул.
“Программага килгәндә, алар барысы да эшләнгән. Хәзерге вакытта дәреслекләрне килештерү бара, аннан алар бастырылачак. Укытучылар белән сөйләшү бара, уку йорты үз вакытында ачылачак, башкача булалмый”, - дип ышанычын белдерде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Татарстан мөфтие : “Республиканыкылардан тыш, биредә чит ил белгечләре дә укытачак. Әлегә сез аның берсен беләсез – ул Габдердазак Сәиди. Ул инде бер еллап безнең республикада укыта. Күпләргә таныш. Шулай ук без хәзер Сәйф әль-Асри дигән укытучы белән сөйләшәбез. Сириядән, Мисырдан галимнәр бар. Сөйләшүләр җанлы бара”, – дип билгеләп үтте ул.
Шулай ук Камил хәзрәт академиянең үзенчәлекләре турында сөйләп китте. “Россия ислам уку йортлары турында сөйлибез икән, академия – шулар өстендә. Әгәр дә, әйтик, университетлар унлап икән, аны төгәлләгән кеше бакалавр дәрәҗәсен ала. Магистр яки доктор булу өчен аңа безнең академиягә килергә кирәк булачак. Дөнья буенча башка укыту академияләре белән чагыштырабыз икән, алардан кайтыш булыр дип уйламыйбыз, әйбәтрәк тә булыр, бәлкем”, - дип җиткерде мөфти.
Хәзерге вакытта академиягә укучылар туплана. “Без уйлаганча, теләүчеләр шактый күп булып чыкты. Бирегә укырга керер өчен билгеле бер шартлар бар. Ул бакалавр булырга, югары ислам белеме алган булырга тиеш. Безнең күп кенә мөхтәсибләр, имамнар – алар инде Россия ислам университетын тәмамлаганнар, шунлыктан әзер укучыларыбыз күп. Биредә уку өчен Татарстаннан гына түгел, бөтен Россиядән, Кавказдан да, Идел буеннан да, үзәк районнардан да киләләр”, - дип сөйләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз