news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Бишкәктә Boeing 747 йөк очкычы һәлакәте уңаеннан кайгы уртаклашты

Бүген Кыргызстан башкаласында "Төркия һава юллары" компаниясенең йөк очкычы һәлакәткә очраган иде.

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Кыргызстан башкаласы Бишкәк шәһәрендә "Төркия һава юллары" компаниясенең "Boeing 747" йөк очкычы һәлакәткә очраганы мәгълүм. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исеменнән әлеге фаҗигадә якыннарын югалтучыларның кайгысын уртаклашты. "Мөхәммәд Пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләм бер хәдисендә әйтә: “Мөселманнар бер тән кебек, әгәр күзләре авыртса, бөтен тәне авырта. Әгәр башы авыртса, бөтен тәне авырта”, – ди. Әлеге фаҗигә һәркайсыбыз өчен тирән кайгы һәм зур югалту. Аллаһы Тәгалә сабырлык, рухи ныклык насыйп итсен һәм әлеге авыр минутларда ярдәменнән ташламасын. Һәммәбезне Аллаһы Тәгалә яратты һәм һәрберебез аңар кайтачак", – диелә мөфти кайгынамәсендә, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100