news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтие биш вакыт намазның мәҗбүри булмавы турындагы мәкаләне шәрехләде

Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманның биш вакыт намаз укырга тиешлеге турында видео бастырып чыгарды.

(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Instagram челтәрендәге шәхси битендә биш вакыт намаз уку мәҗбүрилеген шик астына куйган интернет-мәкаләгә карата үз фикерен белдерде.

"Пәйгамбәребез биш вакыт намазның мәҗбүри һәм мөһим булуы турындагы күп сандагы мутаваттир, ягъни күп кешеләр ярдәмендә тапшырылып, үзгәртелмәгән, ялган кушылмаган хәдисләр аша җиткергән. Аларны кире кагу – Коръәнне кире кагуга тиң, бу динсезлекнең чагылышы. Шуңа күрә биш тапкыр намаз уку кирәклеген шик астына кую – үзеңне ислам кысаларыннан чыгару”, – диелә мөфти видеоролигында.

Аннары мөфти үз постында биш вакытлы намаз турында булган Коръән аятьләре һәм хәдисләр китерә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot