news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтие: Без һәрвакыт өлкәннәрнең фатихасын алырга омтылырга тиеш

«Без өлкәннәргә нинди мөнәсәбәт күрсәтсәк, картаймыш көннәребездә безне дә шундый ук мөгамәлә көтә», — ди Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Татарстан мөфтие: Без һәрвакыт өлкәннәрнең фатихасын алырга омтылырга тиеш
Рамил Гали

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Өлкәннәр көне уңаеннан мөрәҗәгать итте.

Татарстан Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, ул Пәйгамбәребез Мөхәммәд хәдисен китерә. «Кече яшьтәгеләргә карата рәхимле булмаган һәм бездән олырак булганнарны хөрмәт итмәгән кешеләр бездән түгел», — дигән. Ягъни мөселман булган кеше алай эшләмәс, дигән сүз. Бу хәдис өлкәннәргә карата ихтирамы булмаган кешенең никадәр түбән булуын күрсәтә, ди мөфти.

«Кеше яше арткан саен йомшак күңеллерәк була, авыр сүзләрне йөрәкләренә тагын да якынрак кабул итә торганга әйләнә. Без һәрвакыт аларның фатихасын алырга омтылырга, алар белән киңәшләшеп эш йөртергә тырышырга тиешбез. Без өлкәннәргә нинди мөнәсәбәт күрсәтсәк, картаймыш көннәребездә безне дә шундый ук мөгамәлә көтә. Аллаһы Тәгалә барчаларбызга да рәхмәтен, шәфкатен бирсә иде», — ди Камил хәзрәт Сәмигуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot