Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мөфтие Бөтендөнья рус халык җыелышында катнаша
“Россия һәм Көнбатыш: цивилизация таләпләренә җавап эзләгәндә халыклар диалогы” темасына багышланган җыенга традицион диннәрнең лидерлары да чакырулы.
(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”) Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүдә XX Бөтендөнья рус халык соборында катнаша, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Мәскәү һәм Бөтен Русия Патриархы Кирилл җитәкчелегендә узган җыен “Россия һәм Көнбатыш: цивилизация таләпләренә җавап эзләгәндә халыклар диалогы” темасына багышлана.
Әлеге җыенга хакимият, иҗтимагый оешмалар, хокук саклау органнары вәкилләре, традицион диннәрнең лидерлары, фән, мәдәният эшлеклеләре, якын һәм ерак чит илләрдән рус җәмгыятьләре делегатлары чакырулы.
Төп игътибар ил һәм дөнья күләмендә традицион кыйммәтләре саклау һәм таныту мәсьәләләренә биреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз