news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Бәраәт кичәсе якынлашу уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте

Бәраәт – Рамазан якынлашуы хакында хәбәр бирүче, ислам календаренда иң мөбарәк кичәләрнең берсе.

Татарстан мөфтие Бәраәт кичәсе якынлашу уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте
архив / Ильнар Тухбатов

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бәраәт кичәсе якынлашу уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Рамазан аена ике атна калуга карамастан, һәрбер мөэмин-мөселман Рамазан-шәриф ае җитүен күңеле белән алдан сизә. Һәр көн саен Рамазанга якынлашу вакыты кимеп бара, ә бүгенге төннән соң Рамазан аеның тәме үзен тагын да ныграк сиздерәчәк һәм тәкъвалыкка ия кардәшләребезнең дулкынлануларының тагын да көчәеп китәчәк.

Бәраәт – Рамазан якынлашуы хакында хәбәр бирүче, ислам календаренда иң мөбарәк кичәләрнең берсе, ул Шәгъбан аеның унбишенә каршы төнгә туры килә (2019 елның 20 нче апреленә каршы төн).

“Бәраәт” сүзе гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә “бурычтан вә җәзадан котылу”, “пакьләнү” дигәнне аңлата. Рәхимле һәм Юмарт Раббыбыз әлеге бөек һәм бәһасез төнне мөэминнәр Рамазан-шәриф аена әзерләнә башласыннар: гыйбадәт кылырга омтылсыннар, тәүбә кылсыннар, зикерләр әйтсеннәр, Аның рәхмәтенә ирешүне һәм гафу итүен сорасыннар өчен биргән.

Шуннан соң Ул безне тулы бер изге ай белән бүләкли, бу айда Аллаһының ризалыгына ирешү өчен хисапсыз дәрәҗәдә мөмкинлекләр бирелә. Һәм бу айның исеме – Рамазан.

Намаз – әлеге төндә Аллаһының хак бәндәләре үти алган гамәлләрнең иң яхшысы. Аны ничә рәкәгать итеп укуга карата нинди дә булса күрсәтмә юк. 

Барлык мөселманнарга әлеге мөбарәк Бәраәт кичәсен Аллаһы Раббыбызга гыйбадәттә – дога кылып, Коръән Кәрим, өстәмә намазлар укып, салаватлар әйтеп үткәрүләрен телим. Аллаһы Тәгалә безгә боларның барысын тиешле ихласлык белән гамәлгә ашыру өчен көч-куәт бирсен, тәүбәләребезне кабул кылсын һәм Үзенең олуг Рәхмәте белән бүләкләсен! Әмин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100