news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтие, аның беренче урынбасары, Баш Казый ачык тавыш бирү юлы белән сайланачак

Татарстан мөселманнарының VII корылтае делегатлары шул хакта килеште.

 (Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның “Корстон” комплексында ачылган Татарстан мөселманнарының VII корылтаенда Татарстан мөфтие, аның беренче урынбасары, республиканың Баш Казые сайланачак.

Утырышны президиум рәисе, Татарстанның бүгенге Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев алып бара. Ул сайлауларны ачык тавыш бирү юлы белән уздырырга тәкъдим итте.

Корылтайга җыелган 957 кандидат бу фикер белән бертавыштан килеште.

Корылтайда секретариат, мандат, санау комиссияләре әгъзалары билгеләп куелды.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфтилеккә бердәнбер кандидат - Камил хәзрәт Сәмигуллин. Мөфтинең беренче урынбасары вазифасына Рөстәм Вәлиуллин, Казанның Кол Шәриф мәчете имамы Илфар Хәсәнов дәгъва кыла. Баш Казый вазифасына Җәлил хәзрәт Фазлыев тәкъдим ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot