news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Франция бизнесменнары хезмәттәшлек турында килеште

Татарстан һәм Франция бизнесменнары хезмәттәшлек турында килеште

(Казан, 17 декабрь, «Татар–информ», Ирина Пашкеева). Бүген Казанда французлар бизнес–делегациясе визиты кысаларында ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов РФдә Француз Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жан Кадэ белән очрашты. Очрашуда Франция һәм Татарстан эшкуарлары катнашты.

Хафиз Салихов билгеләп үткәнчә, Франция һәм Татарстан арасында тауар әйләнеше бүген республика ихтыяҗлары һәм потенциал мөмкинлекләренә җавап бирми. Шуңа да карамастан, быел аның күләме узган ел белән чагыштырганда ике тапкырдан артыгракка үскән. Министр фикеренчә, сәүдә- икътисади хезмәттәшлек эшкуарлар арасында халыкара кооперация, уртак предприятиеләр төзү хисабына артырга тиеш.

Жан Кадэ әфәнде Татарстан белән хезмәттәшлек итүгә кызыксыну белдерде. Моны Казанга килгән француз эшкуарларының зур санлы делегациясе дә дәлилли. Аерым алганда, алар «Ак Барс» банкы һәм «Казаноргсинтез» белән эшлекле багланышлар урнаштыру, республикада «Retro FM» радиостанциясен төзү, нефтехимия өлкәсендә хезмәттәшлек итүне күздә тота. «Без үз сүзебездә торабыз һәм конкуренция яратабыз», – дип йомгаклады Илче.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100