news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мәдрәсәләрендә кабул итү кампаниясе башланды

Быел республиканың мөселман уку йортлары көндезге бүлеккә - 400дән артык шәкерт, кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә 750 кеше өчен урын каралган.

Татарстан мәдрәсәләрендә кабул итү кампаниясе башланды
dumrt.ru

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”). Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел республиканың мөселман уку йортлары көндезге бүлеккә 400дән артык шәкерт кабул итәргә әзер, кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә 750 кеше өчен урын каралган.

  • Бүгенге көндә Татарстанда күп баскычлы дини мәгариф системасы гамәлдә. Башлангыч белемне мәчетләр каршындагы курсларда алып булса, урта белемне мәдрәсәләр, югары белемне Россия ислам институты / Казан ислам университеты (бакалавриат, магистратура) һәм Болгар ислам академиясе (магистратура, докторантура) бирә.

Татарстанның мөселман уку йортларындагы көндезге бүлегендә "нигезле" дәрәҗәдәге белем 3 ел дәвамында укуны күз алдында тота, "югары" дәрәҗә – 5 ел. Мәдрәсәләрнең күбесе "нигезле" укыту программасы буенча белем бирә.

news_right_1
news_right_2
news_bot