news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан һәм Дагыстан мөфтиләре хезмәттәшлек турында фикер алышты

Камил Сәмигуллин Дагыстан мөфтие шәех Әхмәт хаҗи Абдуллаев һәм ДР Хөкүмәте рәисе Артем Здунов белән очрашты.

Татарстан һәм Дагыстан мөфтиләре хезмәттәшлек турында фикер алышты
http://dumrt.ru

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Кичә, 18 июльдә, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дагыстан Республикасына эшлекле сәфәр вакытында Дагыстан мөфтие шәех Әхмәт хаҗи Абдуллаев һәм ДР Хөкүмәте рәисе Артем Здунов белән очрашты. Алар үзара хезмәттәшлек хакында фикер алышты. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашуда шулай ук ДР мөфтиенең беренче урынбасары Абдулла Аджимоллаев һәм Татарстан мөфтиенең халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов катнашкан.

Камил хәзрәт Дагыстан мөселманнарының рухи лидеры Әхмәд хаҗи белән ике мөфтият арасында уртак эшчәнлек, Россиядә Ислам үсеше, Рамазан нәтиҗәләре, пандемия шартларында эш тәҗрибәсе, якынлашып килүче Корбан гаетен уздыру планнары хакында сөйләшкән.

ДР Хөкүмәте рәисе Артем Здунов белән исә җитәкчеләр ике республиканың дәүләт-дин мөнәсәбәтләре һәм шушы өлкәдә тәҗрибә уртаклашуга кагылышлы мәсьәләләр күтәрелгән.

Моннан тыш, Камил хәзрәт Махачкалага сәфәре кысаларында ДР милли сәясәт һәм дин эшләре буенча министры Энрик Мөслимов белән дә күреште, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot