news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан һәм Дагыстан хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйды

Документны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дагыстан Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев имзалады.

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Татарстан һәм Дагыстан республикалары арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин үз "Twitter"ында шул хакта хәбәр итте.

Ике республика арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы документны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дагыстан Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев имзалады.

Килешүгә Дагыстан башкаласы Махачкалада кул куелды. Республика делегациясе Татарстан лидеры җитәклегендә әлеге республикага эшлекле сәфәр кыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot