news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан һәм Дагыстан хезмәттәшлек килешүләрен яңарта

Ике республиканың юл картасы төп юнәлешләре февральгә әзер булырга тиеш.

Татарстан һәм Дагыстан хезмәттәшлек килешүләрен яңарта
prav.tatarstan.ru

(Казан, 14 декабрь, "Татар-информ", Арсений Маврин). Татарстан һәм Дагыстан арасындагы хезмәттәшлек килешүләрен яңартуга әзер икәнлекләре турында бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дагыстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев белдерде.

Белдерү Татарстан лидерының Дагыстан делегациясе белән очрашуы булган Казан Кремле Губернатор сараенда җиткерелде.

“2011 елда республикалар арасында сәүдә-икътисади, фәнни- техник һәм мәдәни өлкәдә килешүләр имзаланды, төп юнәлешләр инде эшләнгән” , дип билгеләп үтте үз чыгышында Владимир Васильев.

“Кичекмәстән тәфсилле юл картасын эшләргә кирәк. Блоклап: мәгариф, мәдәният, дәүләт сатып алулары... Яңа ел бәйрәмнәреннән соң без, соруларны эшләп бетерү өчен, үзебезнең белгечләрне Дагыстанга җибәрәбез, аннан сезнең белгечләр безгә килер. Гыйнвар ахыры – февраль башында документның төп юнәлешләре әзер булырга тиеш”, - дип билгеләп үтте үз чиратында Рөстәм Миңнеханов.

Яклар хәзерге вакытта республикалар арасында сәүдә-икътисади әйләнешнең яхшырак булуын тели. Татарстанда да, Дагыстанда да бер-берсенә тәкъдим итәрлек әйберләр җитәрлек.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot