news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Дагстан республикаларының Дуслык йортлары Килешү нигезендә эшләячәк

Ике арада рәсми документ имзаланды

 (Казан, 23 март, “Татар-информ”). Бүген Татарстан халыкларының Дуслык йортына Дагстан Республикасының милли сәясәт министры урынбасары, Дагстан халыкларының Дуслык йорты директоры Тәкрар Әхмәдов җитәкчелегендәге делегация килде. Делегацияне Татарстан халыклары Ассамблеясының башкарма комитеты рәисе Николай Владимиров һәм Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов каршы алды.

Кунаклар Ассамблея һәм Дуслык йорты эшчәнлеге, аның үзенчәлекләре белән таныштылар, Дуслык йорты музеенда, күптән түгел оешкан мәгълүмат үзәгендә булдылар, Ассамблея һәм Дуслык йортының Интернет- порталы белән танышып, үзләренең уңай фикерләрен җиткерделәр. Порталда Татарстанда яшәүче дагстанлылар оешмасының да сайты бар. Анда көн саен ике республика арасындагы хезмәттәшлек, мәдәни, сәяси мөнәсәбәтләргә, дагстанлылар оешмасының эшчәнлегенә багышланган мәгълүматлар урын ала тора, диелә Татарстан халыкларының Дуслык йортыннан алынган белешмәдә.

Дагстанда 50гә якын милләт вәкиле яши, республиканың Дуслык йорты моннан 1ел элек кенә ачыла. Аның җитәкчелеге Россиянең төрле төбәкләрендә булып милли сәясәтнең торышын һәм аны алып бару юнәлешләрен тирәнтен өйрәнәнүне үзенә максат итеп куйган. Күптән түгел Мәскәү шәһәре Дуслык йорты белән үзара хезмәттәшлек турында Килешү төзелгән. Бүген шундый ук Килешү Татарстан халыклары Дуслык йорты белән дә төзелде.

Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов үзенең чыгышында Дагстан Республикасының Татарстан Республикасындагы вәкилләре белән үзара дус һәм тату яшәүне билгеләп үтте. “Мондый хезмәттәшлек яңа төзелгән Килешү кысаларында тагын да баетылыр һәм ныгыр дигән өметтә калабыз”,- диде ул.
Тәкрар Әхмәдов Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йортына тирән хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен җиткерде. Аның сүзләренә караганда, әлеге Килешүне нәкъ менә Татарстан белән төзү идеясе Дагстан Республикасы тарафыннан күптән ниятләнгән булган. Чөнки һәр ике республика күп милләтле, мәдәниятләре бик күп уртак төсмерләргә ия.

“Татарстан Россиянең башка төбәкләре арасында иң тотрыклы милли сәясәт алып баручыларның берсе булып тора. Әлеге Килешү ике республиканың дәүләт структуралары һәм күп милләтле халыклары арасындагы дуслыкны һәм хезмәттәшлекне тагын да югары нәтиҗәләргә китерер дигән өметтә калабыз”, — диде Дагстан Республикасының милли сәясәт министры урынбасары, Дагстан халыкларының Дуслык йорты директоры Тәкрар Әхмәдов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100