Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мәдәният учреждениеләренә 200 миллион сумнан артык Президент гранты бирелде
Шушы көннәрдә “2018 елда мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендәге Татарстан Президенты грантлары бирү турында” указ имзаланган.
(Казан, 27 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Республиканың сигез мәдәният учреждениесенә быел 213 904,6 мең сум күләмендә мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендәге Татарстан Президенты гранты тапшырылачак. Шушы көннәрдә “2018 елда мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендәге Татарстан Президенты грантлары бирү турында” указ имзаланган.
Указда күрсәтелгәнчә, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет дәүләт академия театрына халыкара фестивальләр үткәрү, гастрольләр оештыру, спектакльләрдә катнашу өчен сәхнә осталарын чакыру, дөнья һәм милли сәнгать шедеврларын популярлаштыру өчен 155 млн 800 мең сум акча бирелә.
Камал театрына “Россия һәм чит ил татарларына театр хезмәте күрсәтү, бүгенге татар драматургиясен һәм мәдәниятен популярлаштыру өчен” 36 млн 360 мең сум каралган.
“Театр сәнгатен пропагандалау, Россия һәм чит ил театр коллективлары белән алмаш гастрольләр өчен” Качалов театрына 26 млн 360 мең сум бирелә.
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә “милли сәнгатьне саклау, үстерү һәм популярлаштыру өчен” 9 млн 601,8 мең сум тәгаенләнгән.
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективларына 8 млн 798 мең сум, 8 млн 400 мең сум, 6 700 мең сум, 4 млн 634,4 мең сум биреләчәк. Милли мәдәниятне үстерү максаты заявка бирелгән дүрт проектның берсендә генә карала – “Россия һәм дөнья халыкларының музыкаль мәдәниятенә татар музыкаль фольклорын кертү максаты”. Бу – Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор ансамбленең асыл максаты. Аларга бу максатны тормышка ашыру өчен 6 700 мең сум бирелә.
Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры алдына милли мәдәниятне үстерү бурычы куелмаган. Аларның грантка дәгъва иткән проекты “Осталыкны үстерү һәм Россия һәм дөнья күләмендә танылган башкаручыларны һәм дирижерларны тарту” дип атала. Оркестрга 12 млн 720 мең сум акча күчерелә.
“Татаркино” учреждениесенә Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә дип 1 млн 929,2 мең сум бирелә.
Соңгы елларда әлеге традицион исемлеккә “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамбле дә керә башлады. Аларга “Этник музыкаль мәдәниятнең иң яхшы үрнәкләрен торгызу, үстерү, саклау һәм популярлаштыру өчен” 2 млн 601,2 мең сум бирелә. Коллективның директоры Артур Поляков әйтүенчә, алар күбрәк сораган булганнар, ләкин шушы 2 миллон сумнан артыграк акчага да алар бик риза. “Без бу акчаны гастрольләр өчен тотабыз, үз сәхнәсе булмаган коллектив гел юлда бит. Быел Мәскәүгә, Йошкар-Олага җыенабыз. Бу акчага музыка уен кораллары да алырбыз дип торабыз”, - диде Артур Поляков “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Мәдәният учреждениеләре акчаларны максатчан файдалану буенча хисап тотачаклар. Указда билгеләп үтелгәнчә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2019 елның 1 мартына кадәр хисапларны кабул итеп алачак
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз