news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Мәдәният министрлыгында яңа урынбасар билгеләнде

Ленар Хәкимҗанов 2014 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр Югары Ослан районы башкарма комитетын җитәкләгән.

Татарстан Мәдәният министрлыгында яңа урынбасар билгеләнде
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 13 март, "Татар-информ"). Татарстанның Югары Ослан районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов Татарстан мәдәният министры урынбасары итеп билгеләнде. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгының республика Хакимиятендәге үз чыганагы хәбәр итте.

"ТР Министрлар Кабинеты Карары белән Ленар Хәкимҗанов Татарстан мәдәният министры урынбасары итеп билгеләнде", - дип сөйләде агентлык чыганагы.

  • Ленар Сәет улы Хәкимҗанов 1976 елның 11 гыйнварында Арча бистәсендә туган. 1998 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Хакимият органнарында 2004 елдан башлап эшли. 2009 елдан 2014 елга кадәр Татарстан Президенты Аппаратында эшләгән. 2014 елдан башлап Югары Ослан районы башкарма комитетын җитәкли. 

news_right_1
news_right_2
news_bot