news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Мәдәният министрлыгында Девятаевка куелачак һәйкәл эскизы турында сөйләштеләр

Конкурска барлыгы 15 эш тәкъдим ителгән.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Мәдәният министрлыгында Михаил Девятаевка куелачак һәйкәл эскизы турында фикер алышу булды, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Конкурска барлыгы 15 эш тәкъдим ителгән. Аларның иң яхшыларын сайлап алу өчен профессиональ скульпторлар, архитекторлар, шулай ук Советлар Союзы Героеның улы һәм кызы чакырылган.

Белгечләр бәйгедә җиңүчене билгеләмәде, әмма тәкъдим ителгән эшләр арасыннан берничә вариантны сайлап, эшләп бетерергә йөкләмә бирде. Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин алар арасыннан иң яхшыларын сайлап алырга тәкъдим итте. Шулай ук конкурсның икенче турында катнашучыларга Михаил Девятаевның туганнары белән очрашырга кушты.

Фикер алышулардан соң бәйге комиссиясе 4 эшне сайлап алды, эшләнеп беткәннән соң алар конкурсның икенче турында катнаша ала. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100