news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Мәдәният министрлыгы жюрилары әлкилеләрнең иҗади эшләрен югары бәяләде

Әлки районы мәдәният йортында "Иделкәем" республика балалар-яшьләр театр коллективлары смотр-конкурсының зона бәйгесе үтте.

(Әлки, 6 февраль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы мәдәният йортында "Иделкәем" республика балалар-яшьләр театр коллективлары смотр-конкурсының зона бәйгесе үтте, дип яза җирле басма.

Әлеге конкурс районда инде бишенче мәртәбә үткәрелә. Быел анда Кама аръягының алты районыннан яшь сәхнә осталары көч сынашты. Зона бәйгесендә район данын яклап Әхмәт мәдәният йортының "Йолдызчык" һәм Югары Әлморза мәдәният йорты каршында эшләүче "Умырзая" балалар театр коллективлары чыгыш ясады. Республика Мәдәният министрлыгыннан килгән жюри әлкилеләрнең иҗади эшләрен югары бәяләде. "Узган ел белән чагыштырганда "Йолдызчык" һәм "Умырзая" коллективларының сәхнә осталыгы күзгә күренеп арткан, грим, костюмнар да яхшы", – диделәр безнең яшь артистлар турында.

news_right_1
news_right_2
news_bot