news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Мәдәният министрлыгы республика музейлар челтәрен оптимальләштерергә ниятли

Үзләренә йөкләнгән дәүләт функцияләрен башкармый торган музейлар да бар, ди министрлыкның музей эшен үстерү бүлеге башлыгы.

Татарстан Мәдәният министрлыгы республика музейлар челтәрен оптимальләштерергә ниятли
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Оксана Романова). 2018 елда Татарстан Мәдәният министрлыгы төбәктәге дәүләт музейлар челтәрен оптимальләштерү башлангычы белән чыгарга ниятли. Министрлыкның музей эшен үстерү бүлеге башлыгы Дамир Нотфуллин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Быел без дәүләт музейлар челтәрен оптимальләштерергә тәкъдим итәбез. Чөнки үзләренә йөкләнгән дәүләт функцияләрен башкармый торган музейлар да бар. Муниципаль музейларга караганда, дәүләт музейларына карата таләпләр дә югарырак, финанслау да башкача, алар дәүләт биреме нигезендә эшли. Оптимальләштерү чыгымнарны конструктив сарыф итүне күздә тота», - диде Нотфуллин.

Аның сүзләренчә, музейны муниципаль категориягә күчерү, аны филиал статусында дәүләт музеена кушу оптимальләштерүнең кайбер вариантлары булып тора. Дәүләт музее дигәндә, Татарстан Милли музеен мисал итеп китерергә мөмкин. Ул хәзерге вакытта 14 филиалны (Алабуга музей-тыюлыгы, Болгар, Зөя һ.б.) берләштерә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100