news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Мәдәният министрлыгы һөнәрчеләрне Хөкүмәт грантларында катнашырга чакыра

Грантлар халык һөнәрчелеге өлкәсендә эшләүче осталарның һәм оешмаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерергә ярдәм итә.

(Казан, 11 ноябрь, "Татар-информ") Татарстан Мәдәният министрлыгында халык һөнәрчелеге өлкәсендә эшләүче кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләреннән республика Хөкүмәтенең грантларына дәгъва итү гаризалар көтәләр, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Әлеге грантлар халык һөнәрчелеге өлкәсендә эшләүче осталарның һәм оешмаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерергә, Татарстанда борынгы һөнәрчелек үрнәкләрен торгызырга, сакларга ярдәм итү максатында тапшырылып килә. ТР Мәдәният министрлыгы гаризаларны агымдагы елның 17 ноябренә кадәр кабул итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100