news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Мәдәният министрлыгы мастер-классларны онлайн режимга күчерергә ниятли

Карантинда утыручы кешеләрг өчен интернет аша үткәрелә торган онлайн-дәресләргә ихтыяҗ булачак дип саный оештыручылар.

Татарстан Мәдәният министрлыгы мастер-классларны онлайн режимга күчерергә ниятли
архив/Владимир Васильев

(Казан, 20 март, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстан Мәдәният министрлыгы барлык иҗади мастер-классларны онлайн режимга күчерергә ниятли. Хәзерге вакытта карантинда утыручы кешеләрг өчен интернет аша үткәрелүче онлайн-дәресләргә ихтыяҗ булачак. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова шул хакта хәбәр итте.

«YouTube видеохостингында бик күп программа булачак. Шулай ук муниципаль учреждениеләр белән мастер-класслар төшереп буламы-юкмы икәнлеге хакында фикер алышачакбыз. Мисал өчен, традицион халык һөнәрчелеге яки күн мозаикасы буенча төшереп, соңыннан шуны YouTube видеохостингында урнаштырып булачакмы», — диде министр.

Әюпова мондый дәресләргә ихтыяҗ булыр дип өметләнә. «Беләсезме, ял вакытында ни белән булса да шөгыльләнергә теләгән кешеләр бик күп. Алар шул исәптән декоратив-гамәли сәнгатькә дә мөрәҗәгать итә», — дип искәртте ул.

Моннан тыш, ведомство онлайн-лекторийлар да оештырырга ниятли, диде Татарстанның мәдәният министры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100