news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Мәдәният министрлыгы Казан циркы директоры вазифасына бәйге игълан итте

Конкурста катнашу өчен гаризалар 29 октябрьдән 9 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Мәдәният министрлыгы «Казан дәүләт циркы» директоры вазифасына бәйге игълан итте. Шул хактагы игълан ведомство сайтында урнаштырылган.

Кандидатның югары һөнәри белеме булырга, яше 60тан узмаска, җитәкче урыннарда эшләү тәҗрибәсе 5 елдан да ким булмаска тиеш.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 29 октябрьдән 9 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Адресы: 420060, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33, ТР Мәдәният министрлыгының хокукый һәм кадрлар белән эшләү бүлеге, 108нче бүлмә, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, көн саен 10.00-12.00 һәм 14.00-16.00 сәгатьләрдә.

Җиңүчене комиссия дәгъвачылар тарафыннан тәкъдим ителгән Казан дәүләт циркын үстерү концепциясен карау нәтиҗәләре буенча билгеләячәк.

Бәйге министрлыкта 15 ноябрь көнне 10.00 сәгатьтә үткәрелә. Конкурсның нәтиҗәләрен йомгаклау комиссиясеннән соң 7 эш көне дәвамында игълан итәчәкләр.

Өстәмә мәгълүматны һәм документлар исемлеген 8(843)264-74-46, 8(843)264-73-86 телефоннары аша яки mincult.tatarstan.ru сайтында алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100