news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Мәдәният министрлыгы ел йомгаклары буенча коллегия утырышы уздыра

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында 2016 елда эш йомгаклары һәм 2017 елга бурычлар буенча Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллегиясе утырышы башланып китте. Төп доклад белән Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин чыгыш ясый.

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Элеонора Митрофанова, Россия Федерациясе Президентының Идел буе Федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле аппаратының Татарстан буенча Баш федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов, Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнаша.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100