news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Мәдәният министрлыгы драматург Мөдәрис Мөсифуллинны бүләкләде

Башкортстанда яшәүче драматург милли мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә өлеш керткәне өчен Мактау грамотасына ия булды.

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, “Өмет”, Елена Фатыйхова). Башкортстанның Дүртөйле районында яшәүче драматург Мөдәрис Мөсифуллинның иҗади тормышында күптән түгел күңелле вакыйга булды. Ул милли мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде, дип яза Башкортстанның “Өмет” газетасы.

Шулай ук язучыга Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Альберт Мәкъсүтовның Рәхмәт хаты да тапшырылган.

Россия һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы Мөдәрис Мөсифуллин исеме татар дөньясына яхшы таныш. Чөнки аның пьесалары Дүртөйле, Яңавыл, Белорет, Бүздәк халык театрларында гына түгел, Минзәлә татар дәүләт драма театрында да куела. Драматургның “Тискәре ир, “начар” хатыннар” комедиясе М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында да сәхнәләштерелгән иде.

Мөдәрис Мөсифуллин әдәби иҗатка кечкенәдән тартылса да, әдәбиятка туры юлдан гына килми. Дүртөйле районының Түбәнге Әлкәш исемле татар авылында туып үскән егет күршедәге Исмаил урта мәктәбен тәмамлагач, Уфа хор җәмгыятендә укып, хормейстер-баянчы таныклыгы ала. Аннан хәрби хезмәткә китә.

Шунда армия газеталарына мәкаләләр яза. Иҗаты өчен мактау кәгазьләренә дә лаек була.

Хәрби    хезмәттән соң, Мөдәрис Мөсифуллин Уфа дәүләт сәнгать институтына укырга керә һәм анда театр режиссурасы белгечлеген ала. Туган ягына кайткач, Дүртөйледәге Мәдәният сараенда өч ел режиссер булып эшли. Шуннан соң белгечне район хакимиятенә эшкә чакыралар. Анда 21 ел буе район мәдәният бүлеген җитәкли.

Бүгенге көндә Мөдәрис әфәнде Дүртөйле районы Мәдәният сараеның җитәкчесе вазифасын башкара. Район күләмендә генә түгел, республика, илкүләм мәдәни чаралар үзәгендә кайнап, төрле бәйрәмнәргә әзерлек эшләре белән мәшгуль булып яши. Ә инде әдәби иҗатны бервакытта да ташламый. Бүген ул байтак пьесалар, хикәяләр һәм балалар өчен берничә китап авторы. Ул җырлар да иҗат итә. Аның “Әнкәй”, “Көзге җыр”, “Туган көнең белән, дускай”, “Фәүзия каеннары” һәм башка күп кенә җырларын күренекле артистлар башкара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100