Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Мәдәният министрлыгы бинасыннан 80 кешене эвакуацияләгәннәр
Пушкин урамында 66 нчы йортта беренче катта электр челтәрләрендә кыска ялганыш булган.
(Казан, 7сентябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Татарстан Мәдәният министрлыгы бинасыннан 80 кешене эвакуацияләгәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтенең Кризислы вазгыятьләрдә идарә үзәге мәгълүмат һәм җәмәгатьчелек белән элемтә төркеме җитәкчесе Марат Рәхмәтуллин хәбәр итте.
Бинада электр челтәрләрендә кыска ялганыш булган.
«Бинаның беренче катында кыска ялганыш булган. Янгын чыкмады. Бу турыдагы хәбәр 11.37 сәгатьтә килде», – диде Рәхмәтуллин.
Кешеләр бинадан үзләре чыккан, янгын сүндерүчеләр ярдәме кирәк булмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз