news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Мәдәният министрлыгы балалар китапханәсе һәм эстрада проблемаларын хәл итәчәк

Казанда Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе бара.

(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Киләсе елда Татарстан Мәдәният министрлыгы эстрада сәнгате сыйфатына зур игътибар бирәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин үзенең Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендәге төп докладында әйтте.

Коллегия утырышы Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында бара. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Идел буе федераль округы буенча идарәсе башлыгы урынбасары Елена Сергеева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Татарстан Премьер-министры урынбасары һәм Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев катнаша.

Коллегия утырышында залда мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, муниципаль районнарның мәдәният бүлеге җитәкчеләре, иҗат әһелләре утыра.

2017 елның мәдәният өлкәсендәге иң зур уңышы - Свияжск утрау-шәһәрендәге Успения соборы һәм монастыренең ЮНЕСКО бөтендөнья мәдәни һм табигый мирасы исемлегенә кертелүе. Татарстан Республикасы мәдәният министры үзенең Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендәге төп докладын шушы уңышны искә төшерүдән башлап җибәрде.

Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин төп докладын ике дәүләт телендә алып барды. Министр "Кече шәһәр театрлары" һәм "Театр - балаларга" федераль проектлары, республиканың этномәдәни тормышы һәм татар эстрадасының киләчәгенә бәйле өлешен татар телендә укыды. Айрат Сибагатуллин республикада балалар китапханәләре биналары проблемасын да күтәреп чыкты.

Коллегия утырышында Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Идел буе федераль округы буенча идарәсе башлыгы урынбасары Елена Сергеева, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, халык язучысы Разил Вәлиев чыгыш ясады. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100