news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәдәни мирасны саклау тәҗрибәсе белән уртаклаша

Фәрит Мөхәммәтшин Австриянең Вена шәһәрендә “Мәдәни мирас һәм яңа технологияләр” дип аталган XIV Халыкара конгрессында катнашты

(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Австриянең Вена шәһәрендә “Мәдәни мирас һәм яңа технологияләр” дип аталган XIV Халыкара конгрессында катнашты. Әлеге конгресс Европа төбәкләре ассамблеясе эгидасы белән уза. Европа төбәкләре ассамблеясе Европа мәдәнияты үсешенә һәм мәдәни мирасны саклауга зур өлеш кертә.
Ул, фәнни-гамәли форум кунакларын Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре Төбәкләр палатасының Мәдәният һәм мәгариф комитеты, республика Дәүләт Советы исеменнән сәламләп, заманча технологияләр актив кулланылмаса һәм яңа аналитик инструментлар кертелмәсә, Европаның гаять бай мәдәни мирасының үсештән туктау һәм юкка чыгу мөмкинлеген билгеләп үтте.
“Мәдәни мирас һәм яңа технологияләр” дип аталган XIV Халыкара конгрессына җыелучылар – Европа Советына кергән 270 илнең абруйлы галимнәре халыкларның тарихи һәм мәдәни мирасын саклау эшендә компьютер һәм IT-технологияләрен куллану мәсьәләләре турында фикер алышты.
Австриягә эшлекле визиты вакытында Фәрит Мөхәммәтшин Австрия-Россия дуслык берләшмәсендә Татарстан Республикасы турында сөйләде. Бу очрашуда Австриянең бизнес, мәдәният һәм җәмәгатьчелек, РФ Чит ил эшләре һәм Россиянең халыкара хезмәттәшлек һәм үсеш агентлыгы вәкилләре катнашты. Анда Россия һәм Австрия, бу ике илнең төбәкләре арасындагы хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Фәрит Мөхәммәтшин Көнбатыштагы партнерларны Татарстанның инвестицион потенциалы белән таныштырды. Бизнес вәкилләре Казанда 2013 елда узачак Универсиадага әзерлек һәм аны уздыру белән бәйле проектларны тормышка ашыру буенча хезмәттәшлеккә чакырылды.
Венага визиты вакытында ул күренекле бизнес һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, Австрия парламенты депутатлары белән эшлекле очрашулар уздырды. Фикер алышуларда Россия һәм Австрия Илчелекләре вәкилләре катнашты.
Фәрит Мөхәммәтшин Австрия парламентарийларын, парламентның эшчәнлеге белән якыннанрак танышу өчен, Татарстанга чакырды.
Эшлекле визит вакытында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Вена балының оештыру комитеты җитәкчеләре белән очрашты. Алар Хәйрия Вена балын Татарстанда уздыру нияте барлыгын җиткерде.
“Вена балын күпмилләтле Татарстанның 1000 еллык башкаласы Казанда үткәрү идеясе очраклы түгел. Бу тагын бер кат Казанны Россиянең өченче башкаласы итеп сайлауның объективлыгын күрсәтә. Югары дәрәҗәдәге халыкара хәйрия чарасын оештыручыларның Вена балын уздыру урыны итеп Казанны билгеләве (Мәскәүдән соң беренче тапкыр) аның Россиядән читтә танылуы, Татарстан башкаласының дөнья мәдәният аренасындагы абруе турында сөйли”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100