Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан һәм "CISCO" мөнәсәбәтләрнең яңа дәрәҗәсенә күчәргә тиеш - Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов әлеге компания делегациясе белән очрашты
(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан һәм "CISCO" компаниясенең төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе бар, әмма аларга багланышларның яңа юлларын эзләргә кирәк. Мондый фикерне бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "CISCO" компаниясенең вице-президенты Вимо Элфринг җитәкчелегендәге делегация белән очрашуда белдерде. Очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.
Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, "CISCO" - челтәр технологияләре өлкәсендә дөнья лидеры. Республика, ТР Президенты сүзләренчә, компания белән актив хезмәттәшлек итә. 2012 елда хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, Санкт-Петербургтагы, Давостагы форумнарда очрашуларда уртак проектлар турында сүз барды. Февраль аенда Татарстан делегациясе Барселонада булды, анда "CISCO" компаниясенең «акыллы шәһәр» буенча алымнары белән танышты. Октябрь аенда Татарстан һәм "CISCO" якындагы ике елга хезмәттәшлекнең юл картасын имзаладылар, ә КФУда компаниянең лабораториясе ачылды. "CISCO" - безнең партнер, без аннан башка алга таба үсешне күрмибез дә инде. Бүген бөтен тармаклар да IT-алымнар таләп итә", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
"CISCO" вице-президенты Вимо Элфринг Татарстан Президентына бүген КФУда узган лекция һәм компаниянең сәләтле Татарстан студентларын эшкә җәлеп итәргә теләгәне турында хәбәр итте. «Татарстан студентлары хезмәт юлларын Казанда "CISCO"да башларлар дип өметләнәбез», - диде компания вице-президенты. Ул шулай ук Татарстан белән төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлекне киңәйтергә дигән өметләрен белдерде. Очрашу барышында катнашучылар "CISCO" белән хезмәттәшлек үсеше перспективалары турында фикерләре белән уртаклаштылар. «Безнең хезмәттәшлеккә юнәлешләр күп. Тик безгә мөнәсәбәтләрнең яңа дәрәҗәсенә күчәргә кирәк, - дип мөрәҗәгать итте "CISCO" делегациясе әгъзаларына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. – Ышанам ки, бу килүегездә, аерым очрашулар барышында сез алга таба адымнарыгызны төгәлрәк билгеләрсез».
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз