news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәчетләрендә самолет һәлакәтендә һәлак булганнар рухына дога кылачаклар

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәлакәттә якыннарын югалтучыларның кайгысын уртаклашты.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Иртәгә Татарстан мәчетләрендә Минзәләдә самолет һәлакәтендә һәлак булучылар рухына дога кылачаклар.

«Бүген Минзәләдә зур фаҗига — очкыч һәлакәтендә кешеләрнең гомере өзелгән. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән бу авиаһәлакәттә якыннарын югалтканнарның тирән кайгысын уртаклашам һәм бу югалту ачысын кичерү өчен аларга сабырлык һәм ныклык телим. Аллаһы Тәгалә зыян күрүчеләргә шифасын бирсен. Иртәгә Татарстан мәчетләрендә алар өчен дога кылыначак», — дип белдерде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең Инстаграм битендә.

Бүген 9.11 сәгатьтә Минзәләдә парашютчылар утырган самолетта фаҗига турында хәбәр килде, бортта 23 кеше булган. L-410 самолеты һәлакәткә юлыгу урынына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде.

Иртәгә, 11 октябрь, Татарстанда матәм көне дип игълан ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100