news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләре Җиңү көненә багышланачак

Имам-хатыйблар мөнбәрдән совет чоры мөселманнарының Бөек Ватан сугышында Җиңү яулауга керткән өлеше хакында сөйләячәк.

(Казан, 4 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләре Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлап укылачак. Имам-хатыйблар мәчет мөнбәрләреннән Бөек Ватан сугышында катнашкан барлык сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш афəте кичергән барлык ветераннарны тәбрикләячәк. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Имам-хатыйблар мөнбәрдән Ватанга тугрылык һәм Җир шарындагы тынычлык хакына батырлык үрнәкләре турында, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңү яулау өчен совет чоры мөселманнарының керткән өлешләре хакында сөйләячәк.

СССР вакытында мөфти булып торган Габрахман хәзрәт Рәсүлевның мөселманнарны дошманга каршы көрәшкә чакырып чыгарган фәтвасына һәм танклар ясау өчен шәхси 50 мең сум акча бүлеп чыгару гамәле турында аерым әйтеләчәк. Вәгазь барышында Татарстан имамнары Ватанны саклау, туган илеңне сөю турында Коръән аятьләре, хәдисләр китерәчәк.

​Җомга намазы ахырында дәһшәтле сугыш елларында якыннарын югалтканнарның, яу кырында ятып калганнарның һәм ахирәткә күчкән ветераннарның, тел хезмәтчәннәренең, хәбәрсез югалганнарның рухларына дога кылыначак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100