news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәчетләрендә экстремизм турында җомга вәгазе укылды

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җомга намазын Казанның Тынычлык бистәсендә «Тынычлык» мәчетенә җыелган мөселманнар белән бергә укыды.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Бүген Татарстанның барлык мәчетләрендә дә җомга намазы алдыннан террорчылык һәм экстремизм турында вәгазь укылды. Әлеге гамәл «Экстремизмга – юк!» республикакүләм айлыгы кысаларында, җомга намазына җыелучыларга ислам диненең асыл кыйммәтләре һәм җәмгыятькә куркыныч тудырган экстремистик төркемнәрнең ялган кыйммәтләре турында мәгълүмат бирү максатыннан оештырылды.
 
Казанның Тынычлык бистәсендә урнашкан «Тынычлык» мәчетендә вәгазьне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды.
 
«Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Республикабызда ошбу айда террорчылык һәм экстремизмга каршы төрле көрәш чаралары оештырыла. Без дә бүгенге җомга вәгазе темасын шуңа багышларга булдык. Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә болай дип әйтә: «Хөрмәтле мөселманнар! Үз-үзегезне үтермәгез, үз җаныгызны һәлакәткә атмагыз. Ягъни сезгә зыянлы әйберләргдә кагылмагыз», – ди. Террорчылыкка кереп китү дә Раббыбыз тарафыннан тыела», – дип ассызыклап үтте мөфти хәзрәтләре.
 
Камил хәзрәт сөйләвенчә, террорчылык белән бәйле бүгенге вазгыять хакында Пәйгамбәребез хәдисләрендә дә әйтелә.
 
«Пәйгамбәребез бу дөньядан күчеп киткәннән алып, кыяммәткә кадәрге вакытның ахырзаман икәнен онытмыйк. Ә Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Ахырзаманда күпчелеген яшьләр, ләкин акылсыз яшьләр тәшкил иткән бер төркем барлыкка килер. Алар пәйгамбәребез сүзләреннән сөйләрләр, хәдисләренә таянып сүз йөртерләр, бездән дә күбрәк Коръән укырлар. Әмма аларның догасы тамак төбеннән узмас, ягъни Коръән укудан файда күрмәс, ислам диненнән җәядән атылган ук кебек чыгып китәр. Алар белән көрәшегез, аларга каршы булыгыз», – дигән. Бүген без шундый төркемнәрне күзәтәбез", – диде мөфти.
 
Камил хәзрәт Сәмигуллин вәгазе аша ислам диненең асыл кыйммәтләре һәм кешелеккә куркыныч тудыра торган экстремистик төркемнәрнең ялган кыйммәтләре турында сөйләде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100