Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мәчетләрендә балалар өчен җәйге каникуллар башланды
Сабыйлар өчен ислам нигезләре һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча дәресләр, саф һавада актив уеннар, викториналар, бәйгеләр оештыралар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 21 июнь, "Татар-информ"). Татарстан мәчетләрендә балалар һәм яшүсмерләр өчен дин һәм дини тәрбия бирү буенча җәйге чаралар башланды. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
Сабыйларга ислам нигезләре һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча дәресләр, саф һавада актив уеннар, викториналар, бәйгеләр, табигатькә чыгу һәм мәдәни - белем бирү программасы оештырылачак, диелгән әлеге хәбәрдә.
Казанның "Тынычлык" мәчетендә "каникуллар" 2 июльдән алып 8 июльгә кадәр булачак. Анда катнашырга 6-15 яшьлек малайлар чакырыла. Кыз-балалар өчен чаралар 9-14 июль көннәрендә узачак. Көн дәвамында 8.00 дән алып 18.00 сәгатькә кадәр балалар белән тәҗрибәле тәрбиячеләр һәм мөгаллимнәр эшлиячәк.
Апанай мәчете дә балалар өчен мавыктыргыч программа әзерләгән. Биредә сменаның дәвамлылыгы ике атнаны тәшкил итә.
Татарстанда җәйге ял һәм балалар өчен чаралар йөздән артык мәчеттә оештырылачак. Казанда, Әгерҗе, Бөгелмә, Югары Ослан, Ютазы, Зәй, Буа, Кукмара, Лаеш, Лениногорски, Яр Чаллы, Нурлат, Балык Бистәсе, Сарман, Тәтеш, Чистай, Актаныш, Әлки һәм башка мөхтәсибәтләрдә балалар өчен каникуллар булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз