news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәчетләрендә балалар өчен кышкы каникуллар оештырылды

Мөхтәсибәтләрдә балалар өчен белем алу һәм күңел ачу программалары уза.

Татарстан мәчетләрендә балалар өчен кышкы каникуллар оештырылды
dumrt.ru

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Кышкы каникул көннәрендә Татарстан мәчетләрендә укучылар өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары уза. Мөхтәсибәтләрдә белем алу һәм күңел ачу программалары, иҗади мастер-класслар, викториналар, әхлак дәресләре, конкурслар, Коръән бәйгеләре һәм дәресләре, тимераякта, чаңгыда шуу оештырыла. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балык Бистәсе мөхтәсибәтенең Балтач авылында узган шимбәдә зур кышкы Сабантуй булды. Бу традицион бәйрәм мөхтәсибәт һәм җирле мәчетнең мәхәлләсе тырышлыгы белән уздырылды. Сабан туена 120 бала һәм тагын йөзгә якын өлкән кеше җыелды.

Сарман мөхтәсибәтендә «Намаз — минем сөенечем» дип исемләнгән тематик каникуллар оештырылды. Балалар намаз турында нəсихəтлəр алды, Коръəн укыды, догалар өйрəнде, әдəплелеккə, əти-əнине хөрмəт итүгə, кешелекле булуга багышланган мультфильмнар карап, шулар буенча əңгəмəлəр кордылар.

Казанның Кабан арты мәчетендә каникулда 8-14 яшьлек кызлар өчен «Әниемнең җылы кочагы» исемле тематик чаралар узды. Һәр көнне кызлар әти-әни турында аятләр ятлый, хәдисләр өйрәнә, кунаклар белән аралаша, хатын-кызның ислам динендә роленә багышланган вәгазьләр тыңлый.

Казанның «Ярдәм» мәчетендә балалар өчен атна буе Ислам нигезләре дәресләре һәм актив уеннар оештырылды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100