news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәчетләре каршындагы өч айлык татар теле курсларына нәтиҗә ясалды

Бүген мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин республика мәчетләрендә татар теле курсларын алып барган укытучылар белән очрашты.

(Казан, 4 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика мәчетләрендә "Без - татарлар!" дип исемләнгән татар теле курсларын алып барган укытучылар белән очрашты. Алар республикабызның 13 мәчетендә оештырылган татар теле дәресләре хакында үз фикер-тәкъдимнәрен җиткерделәр. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Өч айлык курсларны уңышлы үтүчеләргә сертификатлар тапшырылды. Дәресләргә 20 яшьтән алып 82 яшькә кадәрге тыңлаучылар йөрде. Күбесе чыгышлары белән катнаш гаиләләрдән, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән Татарстанга күченеп килүчеләрдән булды.

Бушлай өч айлык курслар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән алты Казан мәчетендә – “Кабан арты”, “Гаилә”, “Тынычлык”, “Әниләр”, “Ярдәм”, “Мәрҗани”дә һәм Татарстанның җиде мөхтәсибәтендә – Әлмәт, Яшел үзән, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Нурлат, Чистайда алып барылды. Курслар кысаларында укыту ике юнәлештә узды: “Татар теле” һәм “Татар тарихы һәм ислам нигезләре”.

Әлеге уку-укыту проектын тормышка ашыру өчен 17 татар теле белгече һәм шулай ук квалификацияле имамнар җәлеп ителде. “Без – татарлар” өй айлык курслары 36 академик сәгатьтән гыйбарәт булды.

Бүгенге мөфти белән очрашуда татар теле укытучылары бертавыштан курсларның вакытын озайтырга, ким дигәндә алты айлык итеп оештырырга тәкъдим иттеләр, махсус эшләп чыгарылган дәреслекне югары бәяләделәр һәм чираттагы курсларга йөрергә теләүчеләр күпсанлы икәнен билгеләделәр.

Казанның "Тынычлык" мәчетенә йөрүчеләр дәресләргә ел дәвамында йөрергә риза булуларын белдергәннәр һәм татар тарихыннан аерым дәресләр алып барылуын сораганнар.

Укытучылар шулай ук татар булмаган милләт кешеләрен аерым укыту кирәклеге, Татарстан тарихы һәм иске имля буенча дәреслек булдыруның әһәмияте турында әйттеләр.

Камил хәзрәт Сәмигуллин "Без - татарлар!" курсларында намуслы эшләгәннәре, татар телен өйрәтүдә күрсәткән тырышлыклары өчен Рәхмәт хатлары тапшырды һәм дәресләрнең агымдагы елның икенче яртысында тагын оештырылачагына ышандырды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100