Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мәчетләре балаларны җәйге каникулга чакыра
Республика мәчетләрендә белем бирү, танып белү һәм күңел ачу чаралары кысаларында программа әзерләнде.
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Җәйге каникул чорында Татарстан мөхтәсибәтләре балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары оештыра.
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, республика мәчетләрендә белем бирү, танып белү һәм күңел ачу чаралары кысаларында сабыйлар өчен кызыклы программа әзерләнде. Ул үз эченә әхлак һәм тәрбия, Ислам нигезләре, Коръән дәресләрен, шулай ук күңелле чаралар: шаян уеннар, бәйгеләр, сабантуйлар һ.б. ала.
Җәйге каникулларны оештыручы мәчетләр исемлеге белән Диния нәзарәте сайтында танышырга мөмкин..
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз