news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Башкортстан режиссерлары “Кинобатл: Казан – Уфа” проектында көч сынаша

Кинобатл кысаларында Татарстан фильмнары Башкортстан, башкорт фильмнары Татарстан кинотеатрларында күрсәтеләчәк.

Татарстан һәм Башкортстан режиссерлары “Кинобатл: Казан – Уфа” проектында көч сынаша
mincult.tatarstan.ru

(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”). 1 октябрьдән 27 декабрьгә кадәр “Кинобатл: Казан – Уфа” проекты кысаларында Татарстан һәм Башкортстан режиссерларының кыска метражлы кинолары ике республикада да күрсәтеләчәк. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проект тамашачылар игътибарын төбәк киносына җәлеп итү, ике республикада да яшьләр кинематографына ярдәм күрсәтү. 

Ике ай ярым дәвамында Татарстан фильмнары Башкортстан, башкорт фильмнары Татарстан кинотеатрларында күрсәтеләчәк. Тамашачылар белән иҗади очрашулар, мастер-класслар үткәреләчәк.

Татарстан һәм Башкортстанда 30 мәйданның һәркайсында иллеләп сеанс күрсәтү күздә тотыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100