news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Башкортстан нәшриятлары китапларын алмашып бастыру турында килеште

Быел Татарстан китап нәшриятына һәм Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстанның "Китап" нәшриятына 100 ел тула.

Татарстан һәм Башкортстан нәшриятлары китапларын алмашып бастыру турында килеште
Татарстан китап нәшрияты фотосы

(Казан, 8 июль, "Татар-информ"). Татарстан китап нәшрияты һәм Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстанның "Китап" нәшрияты коллективлары китапларын үзара алмашып бастыру турында килеште. Бу турыда Татарстан китап нәшрияты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Узган атнада булган очрашу быел һәр ике нәшриятка да 100 ел тулуга багышланган.  Әлеге чарада һәр ике нәшрият татар һәм башкорт китапларын үзара алмашып бастыру турындагы рәсми килешүгә кул куйды, диелә бу хәбәрдә.

Соңгы елларда шул рәвешле татар һәм башкорт телләрендә барлыгы 80 исемдә китап дөнья күргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100