news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан һәм Башкортстан депутатлары Казандагы фаҗига корбаннарын искә алды

Башкортстан Дәүләт Җыены - Корылтай рәисе Константин Толкачев 175 нче гимназиядәге фаҗигане «башка сыймаслык хәл, балаларга карата коточкыч миһербансызлык, вәхшилек» дип бәяләде һәм корбаннарны бер минут тынлык белән искә алуны тәкъдим итте.

(Актаныш, 18 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Башкортстан Дәүләт Җыены Корылтай рәисе Константин Толкачев Казанның 175 нче гимназиясендәге фаҗига корбаннарын бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итте. 

Бу минутларда Актанышта Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм Башкортстан Дәүләт Җыены — Корылтаеның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитетының уртак күчмә утырышы уза.

«Беренче чиратта, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, парламент, бөтен республика халкы исеменнән, 11 майда Казан гимназиясендәге фаҗига уңаеннан кайгы уртаклашу сүзләрен белдерәм. Бик кайгырабыз, якыннары, туганнарына кызгану хисләрен җиткерәм. Яраланганнарга тизрәк терелүләрен телим», — диде Константин Толкачев.

Ул гимназиядәге фаҗигане «башка сыймаслык хәл, балаларга карата коточкыч миһербансызлык, вәхшилек» дип бәяләде. Аның сүзләренчә, бу хәл балаларның иминлегенә игътибарны көчәйтүне сорый. 

news_right_1
news_right_2
news_bot