news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан һәм Башкортстан дәүләт радиолары алмаш тапшырулар циклын яңарткан

14 март көнне 8.10 минутта Татарстан радиосы тыңлаучылары Башкортстан радиосы әзерләп җибәргән тапшыруны ишетә алачак.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт радиосы Башкортстан радиосы белән берлектә «Безгә тылмач кирәкми» дип аталган алмаш тапшырулар циклын яңартып җибәргән. Бу хакта радио журналисты Раил Садретдинов хәбәр итә.

«Татарстан һәм Башкортстан Дәүләт радиолары арасында үзара тапшырулар алмашу традициясе инде бик күптәннән яшәп килгән. Шул рәвешчә ике республика халкы бер-берсенең җырларын тыңлап, мәдәният сәнгать яңалыклары белән танышып яши иде», — ди ул

Күптән түгел генә Башкортстан радиосы эфирында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның якты рухына багышланган тапшыру яңгыраган.

14 март көнне 8.10 минутта Татарстан радиосы тыңлаучылары Башкортстан радиосы әзерләп җибәргән тапшыруны ишетә алачак. Ул Башкортстанның халык артисты Рамазан Янбәковның якты истәлегенә багышлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot